«Гаилә — ул җылы учак». Рәсем конкурсы.
Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер — берсен яраткан, бер — берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.
Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы.
Биш хәрефтән генә торган гаилә сүзе бик зур мәгънәгә ия. Гаилә диюгә, безнең күз алдыбызга баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар килә. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда кеше ял итә һәм үзен тыныч, рәхәт итеп тоя. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Ә гаиләнең ныклыгы, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, балалар белән бәйләнгән.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.