«Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша барып, тарихта калды. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас… Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек. Ә китаплар чын вакыйгаларның рухи дәвамы, буыннар хәтерен саклаучылар булып торалар. 7 май көнне китапханәдә «Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дип аталган танып белү сәгате уза. Чара барышында укучылар утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр белән таныша алачаклар, шулай ук китап күргәзмәсе дә куелачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.