«Бэхет йолдызы астында»-Ф.Шафигуллиннын тууына 85 ел
Күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин Татарстанның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа.
Ф.Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшә. Шулай да Ф.Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Рыбно-Слободского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.