«Рус шигъриятенең кояшы»
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Пушкинны рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шагыйрьнең бай әдәби мирасын төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыклар бердәй ихтирам итә, ярата, өйрәнә. Аның шигырьләре дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән.
Александр Пушкинны еш кына бүгенге көн рус әдәби теленә нигез салучы итеп атыйлар. Аның әсәрләре тәрҗемә өчен никадәр генә авыр булмасын, шагыйрьнең планетаның барлык почмакларында диярлек үзенең укучылары бар. Без аның әкиятләре белән әле укырга өйрәнгәнче үк танышабыз. Пушкин көне Россиядә ел саен илнең барлык шәһәрләрендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрьнең иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган күптөрле мәдәни чаралар уздырыла. Шулай ук 2011 нче елда Россия Президенты ел саен 6 нчы июньдә Рус теле көнен билгеләп үтү турында Указны имзалаган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.