Бүген бездә Сабантуй -
Бар эшлэрне читкә куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
Мәйданыбыз бизәлгән,
Яңгырый матур көйләр,
Безгә көч биреп торырга
Килде әти-әниләр.
Музейдагы көянтәнең
Бүген чыккан кирәге –
Җиңел түгел чиләге-
Башлана хәзер бәйге!
Бәйләп куеп күзләрне,
Озын колга бирәләр.
Чүлмәк ватыш башлана –
Чык ярышка, малайлар!
Бизәкле агач кашык –
Ә эчендә йомырка.
Тиз йөгереп барганда –
Йомырканы төшермә!
Капчык белән шап та шоп
Бер-берсенә сугалар-
Капчык тиеп егылсаң,
Рәхәтләнеп көләләр!
Әй таза соң, безнең Илнур!
Ул беләкләр, ул-мускул!
Иң көчле малай бакчада –
Ул узган елгы батыр!
Әй, малайлар арагызда
Бармы тагын шундыйлар?
Көрәш башлана мәйданда-
Көтә сезне сөлгеләр!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Мамадышского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.