Монэжэтлэр кичэсе.
Борынгы чорларда бик киң таралган бу жанр, кызганычка каршы, совет чорында бөтенләй онытылып торган.Мөнәҗәтләрне тыю турында бернинди махсус карар кабул ителмәсә дә, күп еллар буе, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек алганлыктан, бу әсәрләр юкка чыгарылырга тиеш дип саналган. Шуңа күрә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыкларына кертелмәгәннәр, китап- журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз әйтелмәгән.
Ләкин халыкны үз әсәрләреннән мәхрүм итү юнәлешендә нинди генә куркыныч адымнар, җинаятьләр ясалса да, ул үзенең байлыгыннан беркайчан да баш тартмаячак.Халык күңелендә һәм язма чыганакларда күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. Шулай итеп, мөнәҗәт үрнәкләрен фольклор җыентыкларында бастыру, рухи мирасыбыз итеп тану яңа заман таләбенә әйләнә. Чөнки мөнәҗәтләр халыкның узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый-эстетик һәм әхлакый идеалын, этник психологиясен, хәтта характерын аңларга
ярдәм итәләр, аларда бабаларыбызның дөньяга карашлары, омтылышлары, рухи дөньясы чагылыш тапкан.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.