XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектында катнашырга чакырабыз!

Событие завершилось

Хөрмәтле әдәбият сөйгән, туган телен хөрмәт иткән, заманча карашлы, эрудицияле һәм максатчан интернет-кулланучылар!

 Октябрь аенда милли телләрдә иң күп китап укучы катнаша торган проект буларак Россиянең рекордлар китабына (https://knigarekordovrossii.ru) кертелергә тәкъдим ителәчәк XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектында катнашырга һәм аның финалистлары исемлегендә булырга телисезме?! 

 Алайса, бу проект сезнең өчен! Зур көчле хәрәкәтнең бер өлеше булыгыз!!!

XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү нәкъ менә бүген башлана!

 XXIX #ӘДӘБИМАРАФОН проектында (https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024) катнашу өчен:

 1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә кушылыгыз/язылыгыз: https://vk.com/adabimarathon;
 2. 2024 ел Әдәби марафонында катнашу кагыйдәләре белән игътибар белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024;
 3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: https://tat-i.net/tt/node/12 (инструкция);
 4. Түбәндә бирелгән исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз (әлеге гаризаны тапшыргач, әйдаманыгыз белән элемтәгә чыгыгыз һәм аның командасына керегез (!). Әдәби әйдаманыгыз сезнең "Әдәби марафон" проекты белән бәйле барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк һәм марафон дәвамында сезнең киңәшчегез, фикердәшегез һәм дустыгыз булачак).
✅ 5. Әлеге игълан астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп 1 октябрь 23:30 сәг. кадәр «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр (авыл)/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм, үз аккаунтыгызда уртаклашып, дусларыгызны да катнашырга чакырыгыз. Үрнәк: + 35 Гөлсем Сөләйманова, 17 яшь, ТР Кама Тамагы районы. (ИГЪТИБАР! БАШКА КЕШЕ ӨЧЕН ГАРИЗА КАЛДЫРЫРГА ЯРАМЫЙ! 13 ЯШЕ ТУЛМАГАН ҺӘМ ҮЗ АККАУНТЫ БУЛМАГАН БАЛА ӨЧЕН ГЕНӘ АНЫҢ АТА-АНАСЫ, КАРАУЧЫСЫ ЯИСӘ ЯКЫН ТУГАНЫ ГЫНА ГАРИЗА ТАПШЫРА АЛА. БУ ОЧРАКТА БАЛА ӘЛЕГЕ ГАРИЗА ТАПШЫРУЧЫ АККАУНТЫННАН 21 КӨН ДӘВАМЫНДА КАТНАША ДИГӘН СҮЗ).
✅ 6. 21 көн дәвамында (1-21 октябрь) татар телендә әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге#ТатнетныҮстерүФонды#БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар — #ТатарстанКитапНәшрияты#Таттелеком), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән "ВКонтакте" (https://vk.com) яисә "Миллион татар" (https://million.tatar) социаль челтәрендә урнаштырып барыгыз.
✅ 7. Әдәби марафонның Telegram'дагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз һәм бонус буларак ел дәвамында язучылар, шагыйрьләр белән үткәрелгән туры эфирларда катнашыгыз: https://t.me/adabimarathon (Telegram'да аралашу өчен гомуми чат та бар: https://t.me/+JmMx79rYptg1NjBi)

💥 Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен үзенең приват-чатын төзергә һәм анда үз командасындагы үз әдәби марафончылары белән фикер алышырга, аралашырга хокуклы. Оештыру комитеты барлык рәсми мәгълүматны әдәби әйдаманнарга хәбәр итеп бара, һәр әдәби әйдаман үз чиратында мәгълүматны үз командасына ирештереп бара.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Рыбно-Слободского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна