«Сез безгэ кирэк эле»
Тормыш мәшәкатьле бүген, кеше хәлен кеше белми дибез, хак түгел бу, күңелләрдә шәфкать, изгелек яши әле. Күр инде, авыл тормышының мең төрле мәшәкатен бер якка куеп, “Бер күрешү — үзе бер гомер” дип, бүген безгә кунакка хөрмәтле өлкәннәребез килгән.
Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк — гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.
Хөрмәтле өлкәннәребезне 1 окбябрь конне мэдэният йортына бэйрэмгэ чакырабыз.Бүген сезнең бәйрәм, бүген сезнең тантана. Барлык эш-мәшәкатьләрегезне ташлап, үзегезне хөрмәтләп чакырган урынга, мэдэният йортына килгәнсез икән, рәхәтләнеп бәйрәм итегез! Элеккеге хезмәттәшләрегез, чордашларыгыз белән очрашып, күңелләрегезне ачыгыз
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.