«Хокукый ашыгыч ярдәм»
11 июль көнне Чубар-Абдул авыл китапханәсендә китап укучы балалар өчен «Хокукый ашыгыч ярдәм» дигән ситуацияле — уен үткәреләчәк. Ул «танышу эшләпәсе»ннән башланачак. Китапханәче һәркемгә эшләпә кидертеп караячак, ә балалар үз фамилияләрен, исемнәрен әйтеп, үзләре белән таныштырырга тиеш булалар. Шуннан соң барлык кешеләр өчен мөһим нәрсә — хокуклар турында сөйләшәкбез. Балалар рәхәтләнеп Хокукый белемнәр иле буйлап сәяхәткә чыгачак: һәр баланың нәрсәгә хокукы барлыгы турында үз белемнәрен кабатлаячаклар; бу хокукларны «Әкият, әкият, хокуклар турында безгә сөйлә» әкиятләре мисалында тикшерәчәкләр; «Мин һәм хокук» викторинасы сорауларына җавап бирәчәкләр; «Мәхәббәт пирамидасы» һәм «Назлы исемнәр» уеннарында катнашачаклар. Уеннарның максаты: балаларда игелек, кайгыртучанлык тәрбияләү, кешеләргә карата мөнәсәбәт, игътибар булдыру. Балалар үз хокуклары турында бик күп яңа файдалы мәгълүматны уен формасында беләчәкләр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.