« Гаилә турында мәкаль- әйтемнәр »
Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең
нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул — йорт кебек, ә нигезе нык булмаган
йорт җимерелә. Әти-әни — йортның тоткасы, ә балалар — аның көзгесе.
Ана куены туннан җылырак.
Ана җылысы — кояш җылысы.
Ата һөнәре — балага мирас.
Ата юлы балага такыр.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.
Тату туганнар таштан койма корганнар.
Туган бар җирдә ярдәм бар.
Атаның сүзе — акылның үзе.
Әткәй — шикәр, әнкәй — бал
АЛТЫН-КӨМЕШНЕҢ ИСКЕСЕ БУЛМАС, АТА-АНАНЫҢ БӘҺАСЕ БУЛМАС.
АГАЧ НӘСЕЛЕ ҖИР ҮТӘ КЕРӘ, АДӘМ НӘСЕЛЕ ИЛ ҮТӘ КЕРӘ.
АТА-АНА ГАЙРӘТЛЕ БУЛСА, БАЛА ГЫЙБРӘТЛЕ БУЛА.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.