«Әхсән Фәтхетдинов әсәрләрендә Г.Тукай иҗаты»
Рәссам Әхсән Фәтхетдинов тууына 85 ел тулу уңаеннан, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2024 ел — Әхсән Фәтхетдинов елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәп укучылары белән 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Әхсән Фәтхетдинов әсәрләрендә Г.Тукай иҗаты» дип исемләнгән аралашу сәгате уздырыла. Татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Сарыйм улының иҗаты уникаль һәм үзенә бер төрле. Әхсән Фәтхетдинов татар халкының борынгы, исламга кадәрге мәдәнияте чорына мөрәҗәгать иткән беренче рәссам булып санала. Аның иҗаты табигать тойгыларыннан, Тукай әкиятләреннән, Шүрәле образыннан тора. Башка авторлардан аермалы буларак, оста аны кешелеклерәк итә. Чара барышында укучылар рәссамның тормыш юлы, иҗаты белән танышырлар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.