Литературно — экологической час. «Кошлар кайта туган якларга».
Ул ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Халыкара кошлар көне — ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
Кошлар еш кына әкияти һәм гаҗәеп матур җан ияләре булып торалар. Россиядә XVIII гасырда кошлар оясын җимерү һәм аларны үтерү җинаять булып саналган. Күрәсең, моңа яз килүне хәбәр итү турындагы күзаллаулар тәэсир иткәндер. Ә ерткыч кошлар — алар зыян китерүчеләр булып саналган. Нәтиҗәдә бүген ерткыч кошларның күпчелеге Кызыл китапка кертелгән.
Кошлар белән танышу вакыты — яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр — сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән үзеңне игътибарлы тотарга кирәк.
Кошлар — табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.