« Яшь уйлап табучылар »
17нче гыйнвар дөнья күләмендә Балалар уйлап табулары көне буларак билгеләп үтелә.
Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда — аларның барысын да балалар уйлап тапкан икән.Бу бәйрәм танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп үткәрелә башлаган. Беренче ачышын — аякка бәйләнгән йөзгеч такталарны (ластларны) Франклин 1718 елда нибары 12 яшендә уйлап тапкан. Ул бервакыт аякларына такталар бәйләп йөзгән һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып киткән.Шулай ук америкалы 13 яшьлек Бенни Бенсон 1926 елда үзенең эскизы белән Алясканың Дәүләт флагы бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.Бүген без яратып уйный торган батутны да балалар уйлап тапкан бит. Әлеге идея 1930 елда 16 яшьлек Джордж Ниссенның гимнастлар катнашкан спорт бәйгеләрен карап утырганда башына килгән. Ачыш өчен тимер рамнар һәм эластик тукыма кулланыла. Тукыма рамга пружина белән тарттырып куела. Ниссен уйлап тапкан батут бүгенге көндә тышкы яктан үзгәрмәгән һәм бөтен дөньяга таралган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.