Габдрахман Сэгдиевка 135 яшь. «Куренекле галим хэм педагог» китап кургэзмэсе.
Куренекле тел хэм эдэбият галиме, мэгариф эшлеклесе хэм тэжрибэле педагог Габдрахман Сэгьдиев Гайнан улы 1889 елнын 26 мартында элекке Уфа губернасы Златоуст оязе Таими дигэн татар авылында мулла гайлэсендэ туа. 1902-1906 елларда Троицк мэдрэсэсендэ укый, анда гарэп, фарсы, торек теллэрен ойрэнэ, Кончыгыш халыклары тарихы, философиясе белэн кызыксына. Мэдрэсэне тэмамлагач, туган якларында ике ел могаллимлек итэ. 1908-1911 елларда Истанбул дарелмогаллимендэ (укытучылар эзерлэу институтында) укып кайткач, озак еллар Урта Азия хэм Россия шэхэрлэрендэ (Актубэ, Алма-Ата, Екатеринбург, Богелмэ х. б) балалар укыта. Эдэби-педагогик ижат эшчэнлеген дэ ул шул чорда башлап жибэрэ. 1910 елда "Шура" журналында яшь могэллимнен "Эдэбиятыбызны мэдрэсэлэрдэ укыту" исемле беренче методик мэкалэсе донья курэ. 1911 елда Уфада "Кавагыйде эдэбият "("Эдэбият кагыйдэлэре"), 1912 елда Оренбургта "Эдэбият ысуллары" дигэн хезмэтлэре аерым китап булып басылып чыга.1912-1915 елларда"Шура"журналында басылган купсанлы мэкалэлэре дэ уз вакытында зур кызыксыну уяталар.
1917 елгы Октябрь вакыйгаларын Г. Сэгьди Богелмэ шэхэрендэ каршылый хэм совет хакимиятенен беренче коннэреннэн ук яна ачылган татар мэктэплэре очен укытучылар эзерлэу эшенэ якыннан катнаша башлый: Богелмэдэге дуртеллык татар-башкорт педагогия курсларында модир, татар теле хэм эдэбияты укытучысы булып эшли, "Якты юл" исемле тобэк газетасына актив языша.
1921-1925 елларда Г. Сэгьди Ташкентта яши хэм торки халыклар очен ачылган Шэрык мэгариф институтында, рабфакларда хэм Урта-Азия дэулэт университетында тел-эдэбият укыта. Бер ук вакытта узбек, казак, торекмэн хэм татар теллэрендэ чыга торган газета-журналларда торки эдэбиятлар тарихына караган купсанлы эдэби-тэнкыйть мэкалэлэрен бастыра. Шундыйлардан анын 1923 елда Казанда "Безнен юл" журналынын 3 санында басылган "Татар шагыйрьлэре арасында Тукай" исемле зур мэкалэсен курсэтеп утэргэ момкин.
1925 елда Татарстан Мэгариф комиссариаты Г. Сэгьдине Казанга чакырып ала. 1925-1930 еллар арасында ул башта Татар коммунистлар университетында, аннары Кончыгыш педагогия институтында татар теле хэм эдэбияты укыта, доцент (1927), профессор (1929) дэрэжэсе ала. Нэкь шул елларда тэнкыйтьче-галимнен эдэбият тарихын хэм агымдагы эдэби куренешлэрне марксизм методология се нигезлэренэ куп тикшергэн "Татар эдэбияты тарихы" (1926), "Пролетариат диктатурасы дэверендэ татар эдэбияты"(1930), "Символизм турында" (1932) исемле аерым китаплары хэм"Октябрьнен сигез еды эчендэ татар эдэбияты"(1925), "Татар театр эдэбияты хэм анын усу тарихы" (1926), "Эдэбиятны жэмгыять белеме белэн баглау" (1926), "Эдэбият укыту тэжрибэсе" (1926), "Фатих Эмирхан" (1926), "Сэгыйть Рэмиев нинди вэзеннэрдэ хэм ничек язды" (1927), "Безнен юл" да эдэби-гыйльми тикшеренулэр, тэнкыйтьлэр"(1927), "Татар пролетариатынын беренче эдибе -Г. Колэхмэтев" (1927), "Кандалый турында", "Борынгы дэвер татар эдэбиятына яна материаллар" (Мэула Колый турында, 1927), "Бездэ эдэби тэнкыйтьлэр" (1927), "Галимжан Ибрагимов хэм анын эдэби ижаты" (1928) кебек кулэме мэкальлэре басылып чыга.Бу хезмэтлэр узлэренен бай фактик материалы, ижтимагый-эдэби процессларга, аерым язучыларнын ижатларына бирелгэн тэфсиле анализлары, хэм нихаять, теоретик яктан шактый нигезле нэтижэлэре белэн эле дэ эхэмиятлэрен югалтиыйлар хэм татар эдэбияты тарихчылары очен кыйммэтле чыганак ролен утилэр.
Г. Сэгьди 1930 елда янадан Узбэкстанга кучеп китэ хэм 1933 елдан башлап Сэмэрканд университет ында укыта. 1949 елда ул"Нэвои ижаты-узбэк классик эдэбиятынын югары этабы" исемле зур хезмэте нигезендэ докторлык диссертациясе яклый. Фэн хэм педагогика олкэсендэге хезмэтлэре очен ул 1946 елда Хезмэт Кызыл Байрагы ордены белэн булэклэнэ. Габдрахман Сэгьди 1956 елнын ноябрьендэ Сэмэрканд шэхэрендэ вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.