Сак булыгыз, юка боз!
Яз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәхетсезлек очраклары арта.Шул уңайдан Югары Оры авыл клубында “Сак булыгыз, юка боз!” дип аталган темага информацион әнгәмә утәчәк.Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Бәхетсезлек очраклары булдырмау,үз-үзеңне саклау өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:
· Исегездә тотыгыз, зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала, җәяүлеләр өчен калынлыгы 15 см булырга тиеш. Боздан төркем белән бармаска, ара 5-6 м булырга тиеш.
· Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
· Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
· Әгәр дә боз чатнаса кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
· Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 м лы бау алырга кирәк.
· Бозга спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
· Боз аркылы автомобильдә җирле узидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.