«Тәмле» марафонында катнашу
Дуслар! Хөрмәтле аш-су осталары һәм хуҗабикәләр! Сез көтеп алган VII Дөньякүләм #тәмлемарафон проекты башлана! Быел "Тәмле марафон" проекты күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның туган көне (28.02.1927) уңаеннан 1 атна дәвамында 21-27 февраль көннәрне үткәрелә. Ә инде финалистлар исемлеге белән 28 февраль көнне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин булачак. Проектның максатлары: — татар һәм тугандаш халыкларның (кырым татарлары, башкортлар, төрекләр, ногайлар һ.б.) милли ризыкларын популярлаштыру, татар милли ашларын бөтен дөньяга (иң беренче чиратта — татар һәм тугандаш халыклар дөньясына) таныту; — тәҗрибә уртаклашу, интернет-кулланучыларны өйдә милли ризыклар әзерләү өчен тиешле мәгълүмат (рецептлар) белән тәэмин итү; — гаилә елы уңаеннан 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен гаилә белән бергәләп әзерләгән милли ризыклар, сый-нигъмәтләр тулы өстәл янында билгеләп үтүне популярлаштыру; — милли аш-су мәдәнияте аша үзара һәм тугандаш халыклар белән дуслыкны ныгыту.
Тәмле марафон темалары: 21.02 (чәршәмбе) — Балалар ярата торган татлы милли ризыклар, баллы камыр ризыклары (чәкчәк, гөбәдия, коймак һ.б.) 22.02 (пәнҗешәмбе) — Гаиләгә көч, энергия бирә торган итле камыр ризыклары (өчпочмак, итле бәлеш һ.б.) 23.02 (җомга) — Гаиләдә ир-атлар иң нык ярата торган ризыклар һәм ашлар/шулпалар (индивидуаль) 24.02 (шимбә) — Салкын кабымлыклар һәм салатлар (пешкән яисә каклаган итләр, төрле салатлар һ.б.) 25.02 (якшәмбе) — Гаиләбезнең иң-иң яраткан ризыгы (ял көннәрендә барлык туганнарны бергә җыеп табынга куя торган, һәркем ярата торган ризык, аның тарихы) 26.02 (дүшәмбе) — Икенче кайнар ризыклар (казанда ит, пешкән бәрәңге һ.б.) 27.02 (сишәмбе) — Кайнар кабымлыклар (тутырмалар, тутырган тавык, казылык һ.б.) Финалистларны бүләкләү тантанасы март аеның беренче атнасында Казан шәһәренең иң шәп рестораннарының берсендә үткәреләчәк, дип планлаштырыла. Марафон барышында аш-су осталарының дәрәҗәсе тагын да артыр, аккаунтларына язылучылар саны өстәлер — тәмле марафончылар күпләрнең кумирларына әверелер һәм бик күп рәхмәт сүзләре ишетер, дип көтеп калабыз! PS. #Тәмлемарафон башланып 1-2 көн үткәч катнашучылар өчен ябык чат ясалачак. Әлеге чатта аш-су осталары бер-берсе белән таныша, дуслаша, аралаша, рецептлар алыша алачак. Чатка чакыру хаты гариза тапшырган ВК-аккаунтка шәхси хат белән марафонның беренче көнендә юлланачак. Хәерле сәгатьтә! 🙏🏻 Уңышлар теләп, #ТатнетныҮстерүФонды
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.