«Мин татарча укыйм!»
Рухи байлыкны үстерүдә китап уку һәм аеруча
сәнгатьле укуның роле зур. Сәнгатьле уку — укыганда интонация, пауза, басым һәм
башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм
хисләрне аерып күрсәтә алу, әсәр идеясен аңлавыңны уку процессында тавышың
белән белдерә алу ул.
Г.Тукай исемендәге үзәк
китапханәдә дүртенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелү планлаштырыла.
Конкурс туган телебез — татар телендә аралашучы һәм татар әдәби, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып,
китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Катнашучылар Факил Сафинның балалар өчен язылган шигырьләрен, проза әсәрләрен һәм зурлар өчен язылган лирик
әсәрләрен укыдылар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.