«Ягез әле егетләр»
Бүген Ватанны саклаучылар көне. Безнең егетләр — булачак солдатдар, Ватанны саклаучылар. Кадак-даганы, дага-юрганы, юрга-батырны, батыр Ватанны саклый, ди халык. Бүгенге көндә дә безнең райондаш һәм авылдаш егетләребез намус белән үзләренең хәрби бурычларын үтиләр, ныклыкларын, үз-үзләрен аямауларын күрсәтәләр. Безнең әтиләребездә, бабайларыбызда яшь вакытларында Армия сафларында хезмәт иткәннәр
Ярый әле кыю егетләр бар,
Туган илебезне сакларга.
Уяу тора алар ил чигендә
Сатмас аны һич тә ятларга.
Ярый әле янда әтиләр бар,
Гаиләләребезне якларга.
Малайлары күреп ныгып үсә,
Ышанычын аның якларга.
Ярый әле җирдә бабайлар бар,
Хәтерләтеп сугыш елларын.
Ярый әле җирдә кыюлык бар,
Тибрәтергә йөрәк кылларын.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.