«Дин һәм әхлак»
Карга авыл китапханәсендә “Дин һәм әхлак” дип исемләнгән чара узачак. Китап укучылар өчен китап күргәзмәсе ясала. Ислам дине — иң югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине, әхлак дине, тынычлык һәм камиллек дине. Нинди генә эш булсын, ислам тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле һәм аның тарафыннан тыелган нәрсәләр кеше өчен зарарлы.Чарада хәзрәт әхлак, әдәп кагыйдәләре, мәрхәмәтлелек, бер — береңә ярдәмләшү, гыйлем өйрәнү турында сөйлиячәк. Ислам дине — иң беренче чиратта әхлак дине. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек — электән исбатлап, раслап килгән .”Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, — дигән гыйбарә дә бар. “Әхлак”ул — кешенең эш — хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.