Фольклорные поиделки
Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Шул арада сандыкны ачып күрсәтә башлый). Ә болары — Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.