Фанзамал Батталның тууына 85 ел
Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов 1939 елның 16 февралендә Минзәлә районы Урыссу авылында туган.
1961— 1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый, 1967 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972—1983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.
1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993—1997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була.
Фәнзаман Баттал 2015 елның 4 августында вафат булган. Язучыны искә алып китапханәдә китап күргәзмәсе төзелеп, укучыларга китаплары тәкъдим ителәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.