«Әллә ялгыш, әллә язмыш»
Табигать кеше бәхетле булсын өчен барысын да булдырган: агачлар, якты кояш, чиста су, уңдырышлы туфрак һәм без, көчле, матур, сәламәт һәм акыллы кешеләр. Кеше бәхет өчен туа, аның күңелендә явыз рух һәм бозыклык өчен урын юк кебек. Ләкин кайберәүләр үз тормышларын наркотиклар белән җимерәләр. Бөтен дөньяда наркоманнар саны, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында катастрофик үсеш ала. Яшь чакта кешеләр наркотикларны кызыксынудан кулланалар, ә аннары моңа ияләшәләр һәм инде аннан баш тарта алмый башлыйлар. Наркомания, токсикоманиянең зыяны турында белем формалаштыруга, яшүсмерләрнең үзаңын һәм үз-үзен бәяләвен үстерүгә ярдәм итү максатыннан авыл китапханәсендә 14 март көнне «Әллә ялгыш, әллә язмыш» мәгълүмат сәгате үтәчәк. Мәгълүмат сәгате электрон презентация белән үрелеп барачак, анда наркотикларның кеше организмына ничек тәэсир итүе һәм нәтиҗәдә нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында төрле видеолар һәм шул ук исем белән күргәзмә тәкъдим ителәчәк .
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.