«Җәлилнең батыр поэзиясе»-мероприятие

Событие завершилось
6+

Муса Җәлилгә багышланган кичә.

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү, өлкән буынга карата ихтирам, Туган илне ярату хисе тәрбияләү.

Халкыбызның күңеленә тирән уелган исемнәр бар. Муса Җәлил — бөтен дөньяда билгеле шагыйрь. Ул — татар халкының горурлыгы, каһарман шагыйре. Без аның туган көнен билгеләп үтәргә уйлыйбыз.

1906 елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылының матур бер гаиләсендә, алтынчы бала булып, бер малай дөньяга килә. Аңа Муса дип исем кушалар. Ул кечкенәдән үк бик тырыш, акыллы булып үсә. Алты яше тулганчы ук мәктәпкә китә. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфта ук яза башлый. Аның шигырьләре туган як, кешеләр, табигать турында. Нит елгасы буена, туган авылы янындагы чишмә янына бик яратып йөри Муса.

1941 ел… Фашистлар илебезгә басып керәләр. Илебез халкы, туган җиребезне яклап, сугышка күтәрелә. Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләр сугышка алына, алар арасында язучылар, галимнәр, рәссамнар, артистлар да була. Муса Җәлил дә бик күп язучылар белән бергә сугышка китә.

1942 ел… Каты яраланган Муса әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре өчен караңгы төрмә көннәре башлана. Алар төрмәдә дә югалып калмыйлар, яшерен оешма төзеп, дошманга каршы көрәш юлларын эзлиләр. Муса анда кечкенә кәгазь кисәкләреннән теккән дәфтәренә шигырьләр яза. Соңыннан ул дәфтәргә «Моабит дәфтәрләре» исеме бирелә. Дәфтәрне төрмәдәге дусты Андре Тиммерманска тапшыра. Сугыштан соң Андре Тиммерманс Муса Җәлил шигырьләрен безнең илебезгә китереп җиткерә.

Муса Җәлил –безнең тыныч тормышыбыз хакына башын салган бик күп батырларның берсе. Без туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган каһарманнарны онытмабыз. Мондый фаҗига башка беркайчан да кабатланмасын! Күкләребез тыныч, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна