«Кач ману»
19 гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе — Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар. Ә инде Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан алты айга гына алдан туган Чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. Гайсә Коткаручы үзе дә Яхъя карамагына килә. 19 гыйнвар Кач ману көне буларак шул вакыйгадан башлана. Шулай итеп, мәҗүсилек һәм билгеле бер шәхес аркылы Аллага табыну икесе бергә үрелеп барган.
Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада бәкеләрдә махсус әзерләнгән урыннарда коена.Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә.
В этот день работники Бурдинского СДК возле родника согреют всех горячим чаем и блинами.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.