Күргәзмә ясау–балалар белән интернет күзәтү ясау.
Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә — 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче (камчатчы) хезмәткәр Галиәкбәр һәм Мәүгыйзә гаиләсендә беренче бала булып туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Касыймия», «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы русча мәктәптә башлангыч белем ала. Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намык Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.