Әңгәмә: «Яхшы студент булу серләре»

Событие завершилось
18+

Үз максатларыңны һәм приоритетларыңны билгеләп куй. Максатлар исемлеген һәрвакыт тулыландырып тор, ул сиңа киләчәккә мотивация һәм көч биреп торачак.

Ялкаулыкка юл куйма. Имтиханнарга әзерлекне бер көн кала гына башлау яхшы нәтиҗәгә китермәячәк. Көн саен, әз-әзләп кенә берәр сорауны ятла, үз-үзеңә сөйләп кара.

Үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрән. Дисциплинаны бозма, һәр өй, проект эшен вакытында эшләп барырга тырыш. Әйе, студентлар барысын да иң соңгы сәгатьтә генә эшләргә ярата, тик син үзеңне кулга ал.

Лекцияләрне калдырма һәм аларда утырганда актив бул. Институтта алган белем мәктәптәге шикелле үк мөһим, шуңа күрә аларны калдырырга ярамый. Лектор сөйләгән материалны язып бар һәм кайткач кабатларга онытма. Шулай итеп, син теманы яхшырак үзләштерәчәксең һәм семинарларда ешрак катнаша алачаксың.

Конспектларны дөрес алып бар. Конспектны алып баруның үз системасын булдыр. Ул теләсә нинди була ала, иң мөһиме — узеңә уңайлы булсын. Язуларыңны төрле төстәге маркерлар, фломастерлар белән билгеләп куйсаң, материалны кабатлаганда, истә калачак.

Бер-берегезгә ярдәм итегез. Имтиханнарга һәм өй эшләренә әзерләнү өчен, төркемдәшләрең белән социаль челтәрләрдә кечкенә төркем булдырыгыз. Актив булып, анда бер-берегезгә авыр материалларны аңлатыгыз. Шулай итеп, сез командада эшләргә, лидерлык сыйфатларын үстерергә өйрәнәсез.

Проектларда актив катнаш. Конференцияләрдә, фәнни эшләрдә катнашырга тырыш. Бу сиңа портфолио өчен кирәк булачак, тулы портфолионы аннан эш алучыга да тәкъдим итәргә кыенсынмаячаксың.

Кырыс, гел тәнкыйтьләп торучы укытучы эләгергә мөмкин. Аның сүзләрен кабул итәргә өйрән. Әгәр сиңа укытучы ошамый икән, моны яшерергә туры киләчәк, чөнки синең әле киләчәктә аңа имтиханнар тапшырасың була бит. Иң яхшысы — ул биргән белемгә генә игътибар ит, сиңа башкасы мөһим булырга тиеш түгел.

Тулырак: https://yalkyn.ru/news/bu-tema/yakhshy-student-bulu-serlre?ysclid=lqkw2rh3xm676521905

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна