Зкологик акөия: «Кошларга ярдәм итик»
Кышкы
зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны
күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә
кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар
түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, гимназиябезнең
башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр
ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге
кошларны көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән сыйлыйлар.
Кыш җиттеме — кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
— Рәхим итеп ашагыз!
Җимлек ясап элгән балаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.