«Яраткан журналыбыз»
Быел “Сөембикә” журналның 110 еллык юбилее булды. 1913 елның октябрендә «Сөембикә»журналының беренче саны дөнья күрә, ул 1926 елның августында «Азат хатын» исеме астындачыга башлый. Журнал 1941 — 1957 елларда басылмый, 1958 елда янадан торгызыла, 1991 елданхәзерге исеме белән чыга һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе. Журналга нигез салынганнан бирле, хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланганмәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, сынлы һәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, сәламәт яшәү рәвеше буенчакиңәшләр басыла. Шуларны китап укучыларга җиткерү максатыннан 16 декабрь көнне ОлыМәтәскә китапханәсендә “ Яраткан журналыбыз”дигән исем белән чара үтәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.