СПИД-ка каршы көрәш көненә карата рәсемнәр конкурсы, медицина хезмәткәрләре белән очрашу.
Һәр елның беренче декабре — Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне булып санала. СПИД турында балаларга кайчан сөйләргә кирәк соң?
2:13 яшьлек үсмерләргә –наркотикларның начар тәэсире, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, шулар нәтиҗәсендә киләчәктә барлыкка килә торган авырулар турында сөйләп була. Югары сыйныф укучыларына, студентларга ВИЧ һәм СПИДка каршы профилактик дәресләр үткәрү, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында буклет-китапчыклар тарату. Бала 18 яше тулганда очраклы җенси мөнәсәбәтләрнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында инде барысын да белергә тиеш. Шулар турында һәм СПИДтан саклану чаралары турында авылыбызның шәфкать туташы Сагдиева Д. сөйләшү алып барачак. Саклану чаралары булып иң беренчеләрдән булып шушы чаралар тора:
Беркайчан да наркотиклар кулланма! («Бер генә мәртәбә татып кара инде» дигәнгә «Юк!» дип җавап бирергә кирәк.)
Тән, кан белән бәйле процедуралар һәрвакытта да лицензияле медицина оешмаларында гына башкарылырга тиеш.
Яшьүсмерләргә нәтиҗә генә чыгарырга кала, чынлап та СПИД –гасырның иң куркыныч авыру булуын. Шушы нәтиҗәләрне рәсемнәре аркылы күрсәтергә мөмкинлекләре бар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.