«Әниемнең җылы кочагы»
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәмнең максаты — хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең — әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Нәкъ әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тик нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, җитмәс төсле… Әниләр көне — искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне искә төшерергә, аңа шалтыратырга, бәлки янына кайтып, аны котларга, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн! Быел ул көн 25 ноябрьгә туры килә шул уңайдан китапханәдә"Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелә. Күргәзмәдә шагыйрьләр, язучылар иҗатында әни образы сүрәтләнгән китаплар белән танышып була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.