«Мэрхэмэтле безнен энилэр»
Әни — җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
***
Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.
(Әлфия Ситдыйкова)
Ихластан.Ру сайтыннан алынды: https://ihlastan.ru/eniler-kone
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.