Китап күргәзмәсе «Гомер китабының битләре»
13 ноябрь Сәпәй авыл китапханәсендә "Гомер китабының битләре" дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла. Китап — ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә. Компьютер артында утырганнар белән киләчәктә китап укыганнар җитәкчелек итәчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю — татар халкы¬ның иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Татар халкының искиткеч бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Балачактан ук балага туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтүнең әһәмияте аеруча зур. Милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору — яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык-фигылен, табигатен — психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә. Яшь буында туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф — гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә омтылыш, сак караш формалаштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтү — безнең төп максатыбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.