«Алиш әкиятләре иленә сәяхәт»
А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә. Балалар күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан төзек-җыйнак, уку өчен кызыклы-маҗаралы, музыкаль яңгырашлы итеп, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган бу әкиятләр һәм хикәятләр нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерүдә, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне ярату, ата-анага, олыларга ихтирам саклау, гадел, намуслы булу, әйләнә-тирә табигатькә әхлакый, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүдә бүгенге нәни укучылар өчен дә үзләренең әдәби-сәнгати әһәмиятләрен югалтмыйлар. А.Алиш әкиятләре — балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр.
Балалар белән әдәби сәгатьтә "Чукмар белән Тукмар" әкияте белән танышырбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.