«Иҗатым–йөрәгем таләбе»Литературный урок–посвящение
Риза Ишморат — җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе — драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.
Язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан авыл китапханәсендә “Иҗатым-йөрәгем таләбе”-дигән әдәби сәгать үткәрелә.
Татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда — Татарстанның, ә 1983 елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Әдәби-мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлеген тәкъдир итеп, Совет хакимияте аны шулай ук 1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм ике тапкыр (1957,1963) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкли.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.