«Страна сильна единством »
«Ил бердәмлек белән көчле»- танып-белү сәгате.
2005 елдан 4 ноябрьдә Россиядә халыклар арасында Туган илгә һәм дуслыкка багышланган Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен үз ватанының тарихын белү бик мөһим. Иң мөһиме-үз илеңнең үткәнен саклап калу һәм яратырга өйрәнү. Танып —белү сәгатендә балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыкларын, шулай ук бәйрәм традицияләрен, аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырачаклар…Һәркем, Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә тотарга тиеш. Танып —белү сәгатендә китаплардан өзекләр сөйләячәкбез, «Ил бердәмлек белән көчле» — турында шигырьләр укыячакбыз, шулай ук әлеге тема буенча китапханә басмаларына библиографик күзәтү үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.