Китап күргәзмәсе «Тарих чишмәсен ачты»
Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип атала торган кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла.
Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" , "Сызгыра торган уклар" романнарын, " Кол Гали трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза. 25 октябрь конне язучы Нурихан Фаттахның тууына 95 яшь тулу уңаеннан аның тормышын һәм иҗатын яктырткан "Тарих чишмәсен ачты" дигән китап күргәзмәсе оештырыла һәм күзәтү үткәрелә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.