«Осеннее изобилие-радость дня».
Бакчада көзге эшләр башланды. Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар. Тик шулай да яратам мин көз айларын. Ник дисезме? Чөнки көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә. Кояшлы матур көннәрдә, яңгырга тидермичә җыеп алырга да кирәк бит әле аларны. Белгәнебезчә, бакчада көзен эш бик күп. Иң беренче бәрәңге, суган, сарымсак уңышлары җыелып алына һәм кышка сакларга урнаштырыла. Кишер, чөгендер, кәбестә үз вакытларын көтеп, сабыр гына көзге кояшка кызыналар. Тиздән аларны җыеп алыр вакыт җитә инде. Яшелчәләрдән бушаган урыннарны, чүп үләннәреннән арындырып, китмәнләп, язга әзерләп куярга кирәк. Шулай ук җиләк-җимеш агачларын да кышка әзерләү вакыты җитә. Алмагач кәүсәләрен агартып, карлыган, кура куакларын кар басып сындырмасын өчен бәйләп калдыру сорала. Шулай булганда гына, икенче ел уңышы да әйбәт булачак. Коз айлары узенен байлыгы белэн кунеллэргэ шатлык алып килсен! Икенче елларга да мул уныш жыярга насыйп итсен!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.