«Без тынычлык яклы»–рәсем конкурсы
Сугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар. Сугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Сугыш газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Безнең бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен зур батырлыкларга бардылар, сугыш кырларында гомерләрен бирделәр. Каһарманлык күрсәтеп вәхшилек, кансызлыкны җиңделәр, Ватаныбызны дошман явыннан сакладылар. Шушы каһарманлыклары — Ватанны саклаганнары һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын исебездән чыгармыйк.
Балалар белән “Без тынычлык яклы” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-2 сыйныф укучылары
, балалар бакчасы балалары катнаша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.