«Саумысыз, авылдашлар!» Авыл бәйрәм
Хөрмәтле авылдашлар, якташларыбыз, кайткан кунаклар!
Сезне 16 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Нарат авылы клуб ишек алдына авыл бәйрәменә чакырабыз. Барыгызны да рәхәтләнеп күңел ачарга, җырларга, биергә көтеп калабыз. Сезнең өчен җырчыларыбыз матур җырларын бүләк итәчәк, барыбыз да халкыбызның яраткан уеннарын уйнап, күмәк биюләрен биеп күңел ачачакбыз.
Капкаларыбыз, күңелебез ачык! Бәйрәмгә рәхим итегез!
Бик еш кайтып булмый авылларга,
Газиз әткәй-әнкәй янына.
Инде читтә яшәп өйрәнсәк тә,
Күңел һаман шунда ашкына.
Төшләремә керә туган авылым!
Туган йортым! Туган нигезем!
Бар күңелем белән сизәм сыман,
Туган якның йөрәк тибешен.
Авылымның салкын чишмәләрен,
Төштә күреп, сусап уянам.
Күз алдымда газиз балачагым!
Тиле яшьлегемне сагынам.
Авылдашлар! Бергә үскән дуслар!
Сагынамын хәзер барсын да!
Рәхмәтлемен биргән илһамыңа,
Туган авылым синең каршыңда!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.