Әдәби викторина: «Абдулла Алиш- легендар шәхес»

Событие завершилось
12+

      Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Әтиләре Габделбари Алишев киң күңелле, үз заманы өчен алдынгы фикерле, зыялы кеше була. Солдат хезмәтендә булып катканга, рус телен дә ярыйсы гына белгә. Күп төрле газета-журналлар алдырган, балаларын белемле һәм хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән. Әнисе Газизә Әхмәтсафа кызы Шонталы авылы мулласы гаиләсендә туган. Ул гыйлемле, изге күңелле, шигъри җанлы, шигырь, бәет-мөнәҗәтләр чыгарырга һәвәс кеше булган. Менә шундый тату гаиләдә тәрбияләнгән Абдулла Алиш та кечкенәдән үк китапларны, әкият һәм шигырь-бәетләрне ярата. Әтисе Габдулла Тукай шигырьләрен яттан белгән, әнисе үзенең шигырьләрен балаларына укыган — менә болар барысы да кечкенә Абдуллада әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән дә инде. 8 яшеннән аны әтисе үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдә укыган елларында халык авыз иҗаты белән мавыгып китә. Ул мәдрәсәдә 2 ел укый. 1919-1921 елларда күрше Бураково авылында ачылган рус мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Ачлык елларында искиткеч авыр була укуы. Ләкин ул бирешми, укуын дәвам иттерә.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна