«Терроризмга каршы көрәш»
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм — аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар күзәтелмәде, ләкин бу безгә "бар да тәртип, бар да яхшы" дип тынычланырга җирлек һәм бернинди гарантия бирми. Терроризмның географиясе киңәя бара, безнең районда да андый хәл булмас дип беркем дә әйтә алмый. Шул уңайдан китапханәдә диспут үткәреләчәк. Рәхим итегез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.