Китап күргәзмәсе «Р. Миннуллин-нәниләр шагыйре»
Роберт Миңнуллин — татар әдәбиятында үз юлын, милли вәзгыятьтә үз галәмен булдырган ватанпәрвәр шәхес. Җырлы шигърияте, җанлы җырлары белән халык күңелендә үз урынын булдырган шагыйрь.Аның шигырьләре җырлап укыла, ә җырлары шигырь кебек, һәр сүзендә тирән фикер ярылып ята. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Х.-К.Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Р.Миңнуллинның «Мин мактанчык түгел!», «Кунакка килегез!», «Малай — шалайлар», «Әни, мин көчек күрдем» һ.б. китаплары, аның иҗаты турында материаллар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.