Табышмак эйтэм- тап
Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар өлкәсендә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек. Аның "Татар халык табышмаклары" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1970) энциклопедик хезмәте әле дә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен өстәл китабы булып тора. Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый икән? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары да юк? Шуннан чыгып табышмакның нәрсәгә корылганын, нигезен аңлый башлыйсың. Димәк әйберләр арасында охшашлык бар, алр уртак үзенчәлекләргә ия икән бит. Бер әйберне икенчесе белән чагыштырып уртак якларын күрүдә зирәк фикер йөртергә кирәклеген аңлыйсың. Шул ике яки дүрт юллык эченә күпме мәгънә салына. Димәк табышмак кечкенә генә булса да, эче төш кенә. Менә без үзебезнең төп соравыбызга җавап та таптык. Нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеге сынашып күңел ачу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә кыска гына рәвештә, ике әйбернең берсенең шигъри охшашлыгын әйтеп, икенчесен табуга табышмак диләр. Шулай ук астыртын сорау биреп шуңа каршы тапкыр җавап табуга яки кара исәп белән берәр четерекле мәсьәлә чишүгә һәм башваткычларга да үзенә бер төр табышмак диюләр бар. Шулардан чыгып фәнни-тикшеренү эшебезнең төп максаты — табышмакларны өйрәнү, балалар дөньясында табышмакларның тоткан урынын ачыклау, балаларга тәэсир көчен күрү.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.