«Сәламәтлек –зур байлык»–профилактик чара.
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен — хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим.Әле мөһим кагыйдәләрне халыкка җиткерү максатыннан авылыбыз фельдшеры Сагдиеева Гөлия белән бергәлектә чара оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.