Һәркайсыбыз — рәссам — мастер- класс
28 июль көнне Уразай авыл мәдәният йортында "Һәркайсыбыз- рәссам" дип аталган мастер- класс уздырылачак. Мастер- классны авылдашыбыз, художник Хафизов Дамир Сирень улы уздырачак.Художникның үзенә килгәндә мәктәптә укыганда ук стена газетасы бизәлеше өчен җаваплы булган Дамир абый Хафизов алтынчы сыйныфта булганда ук үз алдына "Рәссам булам" дигән максат куя һәм мәктәптән соң, ике дә уйлап тормыйча, Лениногорск педагогия училищесының графика бүлегенә укырга керә.
— Бабам оста тимерче булган, бәлки рәсемгә осталык аннан күчкәндер, — ди Дамир абый.Без аны һәр ел саен лагерь балаларына рәсем буенча осталык дәресләре уздырырга чакырабыз.Балаларны ул төсләр сайларга, дөрес итеп буярга өйрәтә.Әле ул гына да түгел, балалар кулларына мехенди да ясап аларның күңелләрен күрә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.