«Татар халык ашлары — бик тәмле һәм файдалы»
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән, шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Ит, бигрәк тә сарык, сыер һәм ат (тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Яңа суйган терлек итен өстенрәк күргәннәр, әмма җәен, саклар урын булмаганлыктан, тозлы һәм каклаган ит тә кулланганнар. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр. Ат итен аеруча яратып ашаганнар, чөнки ул бик туклыклы, халык арасында хәтта ат ите ашаган кеше салкынга бирешми, ару-талуны белми дигән фикер дә яшәгән. Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган, терлек һәм кош итен күбрәк пешереп кулланганнар. Итне бик сирәк, бай татарлар бәйрәм табынына гына кыздырып биргәннәр. Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар.Сөттән май язганнар, сөзмә, эремчек, катык, коймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атлан май бөтен тирә-юньдә дан тоткан. Йомырканы төрлечә пешергәннәр, ашка салганнар, тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә сытканнар. Сабантуй вакытларында ул традицион ашамлык булып саналган. Балыкны азрак кулланганнар. Корбан балыгы, сазан, судак кебек балыкларны кыздырганнар, алардан бәлеш салганнар. Елга балыгыннан тәбә пешергәннәр. Яшелчәләрне күбрәк бәлеш эченә салганнар һәм башка ашамлык янына биргәннәр. Яшелчәләрдән- кабак, чөгендер, суган, шалкан, кишер, ачы торма, кыяр һәм кәбестәне күп кулланганнар. Авыл кешеләре кыргый үләннәрдән: балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче сумкасы, мәтрүшкә, кыр суганыннан беренче һәм икенче ашлар, бәлеш эчләре әзерләгәннәр. Кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, бәлешләр авылыбыз хуҗабикәләре дэ яратып пешерә, шуларның берничәсе белән очрашып китәрбез…
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.