«Йөзек салыш уены»
Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертуары һәм уен фольклоры бар. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә уенга “күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль”, “махсус кагыйдәләр, ысуллар белән башкарыла һәм күңел ачу, ял итү, организмны чыныктыру өчен хезмәт итә торган спорт төре булып саналган эш”, ”аерым бер сәхнә әсәрен тамашачыга күрсәтү” дигән билгеләмәләр бирелә.
Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәнлегенә ышанасың. “Үзеннән-үзе аңлашыла, — дип яза үзенең бер хезмәтендә Г.В. Плеханов, — вакыт ягыннан алданрак торган, теге яки бу төрдәге җитди шөгыль юралышы булмаган бер генә уен формасы да юк”. Н.Исәнбәт тә уеннарга шул ноктадан торып якын килә һәм “уен — иҗтимагый шөгыль” дигән нәтиҗәгә килә. Моннан тыш көнкүрештә берәр эш-шөгыльне яки йоланы үтәү, күмәк эшнең тәртибен билгеләү өчен уйнала торган уеннар да байтак.
Шулай итеп, без уен дигәннән кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаручы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.
Өлкәннәр уеннары
Уеннарны “балалар һәм өлкәннәр уены” дип аерып куйсак та, ул аеру шартлы рәвештә генә эшләнә. Чынлыкта, уеннарның табигый яшәешендә бу чикне сызу шактый кыен мәсьәлә. Әмма шулай да яшьләр һәм олылар тарафыннан уйнала тоган уеннар эчтәлекләре белән беркадәр аерылып тора. Зурлар уеннары күңел ачу, җорлану гына түгел, ә еш кына йолалык мәгънәсенә ия була яки үз парыңны эзләү, яраткан кешең белән күрешү, кавышу чарасы да булып тора. Кыскасы, зурларның уеннары тормыш-көнкүреш, кеше яшәеше белән тыгызрак бәйләнгән.
Күңел ачу уеннары.
Халык уеннары милләтнең профессиональ мәдәнияте һәм сәнгате барлыкка килүдә нигез вазыйфасын үтәгәннәр. Әйтик, татарларның профессиональ бию, җыр, театр сәнгатенең электән үк шактый югары күтәрелүенең бу сәнгать төрләренең халыктагы тамырлары нык булудан әйтә алабыз. Тамашалы милли сәнгать төрләренең нигезендә халык уеннары ята.
Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.
Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул — җитди шөгыль.
Кичке уеннар — татар яшьләренең традицион күңел ачу урыннарының берсе. Кыш көне кич утырулар, аулак өйләр булса, яздан алып көннәр салкынайтканчы, көз аена кадәр, яшьләр кичләрен шунда күңел ача. Һәрбер авылның үз кичке уен урыны һәм аның исеме була.
Йөзек салыш уены
Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек, сикереп чык”, — ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.