Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үрнәк гомер итүче гаиләләрне тәбрикләү
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.
Гаилә — мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак — һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Халкыбыз юкка гына "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип шәрехләмидер. Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш — болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.