«Кече Сабантуй»
Сабыйлар өчен махсус 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе үткәрү бездә матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм — Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты — беренче чиратта өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда да булырга тиешлеген искә төшерү. SHAPE \* MERGEFORMAT
Кояшның үтәли кыздыруы да бу көнне беркемне дә куркытмады. Әти-әниләрен, әби-бабайларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага тизрәк Сабантуе мәйданына ашыкты
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.