«Гаилә–җылы учак»
Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Халыкара Гаилә көненә багышлап, «Гаилә–җылы учак» исемле күргәзмә тәкъдим итә. Һәр кешенең тормыш юлында очрый торган мөһим сорауларга җавапларны китаплардан табып була. Вак-төяк өчен сүзләшүдән ничек туктарга, бер-берең белән аралашудан ничек тәм табарга? Һәр гаилә тормышында була торган кризисларны ничек җиңелрәк уздырып җибәрергә? Бала белән ничек аралашырга? Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.